«Туган ягым –гөлләр иле, гөлләр сәмбелләр иле »

oYGnkyGp5uI(Әдәби- музыкаль кичә)

Максат:

  1. Татар теле белән кызыксыну, горурлану хисе уяту, аның матурлыгын тоярга өйрәтү, миллилек тәрбияләү.

  2. Туган якны ярату хисен тәрбияләү.

  3. Үз авылыбызның талант ияләре белән якыннан танышу.

  4. Кичәбезнең нәтиҗәсе булып — балалар ясаган альбом калачак.

Тәрбия эшендә иң мөhим максатларның берсе — әхлаклы балалар тәрбияләү. Дәрестән тыш чаралар үткәргәндә hәрвакыт халкыбызның бай тарихын, мәдәниятен, гореф гадәтләрен, йолаларын кулланам. Үз халкының үткәнен, бүгенгесен, телен, мәдәниятен белгән кеше әхләклылык сыйфатларына ия була.

1 нче алып баручы

Нинди матур минем туган авылым!

Җир шарында тиңнәр юк аңар.

Киң кырларда үсә мул игеннәр,

Чылтырап ага талгын чишмәләр.

2 нче алып баручы

Шагыйрьләргә илhам бирерлек гүзәль табигате, җырларда мактап җырларлык уңган халкы , бишек җырыдай моңлы челтерәгән чишмәләре белән дан тота авылым.

Безнең Бәяк – Түз авылы табигатьнең иң гүзәл почмагына урнашкан. Халык игенчелек, умартачылык белән шөгылләнгән.Авылда мәчет, су тегермәне булган.Элек – электән Бәяк – Түз халкы моңлылыгы, уен коралларында оста уйнавы белән аерылып торган, талантларга бай булган.

1 нче алып баручы

Бүгенге көндә дә җыр – моңга , сәнгатькә гашыйк кешеләр яши Бәяк- Түздә. Авылыбызның “ Чишмә ” ансамбле чыгышын яратып карыйбыз.Ансамбль hәр елны фестивальлләрдә катнаша.

(“Чишмә” чгышы .”Ай йолдызым” җыр башкарыла)

2 нче алып баручы

Җир йөзендә бер тамчы суга зарыккан ком чүлләре, далалар бар. Бу яктан безне Ходай рәнҗетмәгән. “Чишмә”, “Уфа”, “Бәяк” елгалары авылыбызны бизи.Элек – электән әби – бабалырыбыз шушы суларны эчкән, шушында кичке уеннар уйнаганнар, вәгъдәләр бирешкәннәр.Бүгенге көндә дә чишмәдән Бәяк – Түз халкы тешләрне камаштырырлык салкын, саф , чиста су ала. Безгә мирас булып калган гүзәллекнең кадерен белик.

1 нче алып баручы

Челтер – челтер ага чишмә,

hич тә тыярлык түгел.

Ә сулары шундый йомшак ,

Эчеп туярлык түгел.

Кызлар килә чишмәбезнең

Салкын суын эчәргә.

Су эчкәндә үзеннән үзе

Баш иелә чишмәгә.

(Бию түгәрәгенә йөргән кызлар “Су юлы” биюен (“Бормалы су” көенә башкара.))

2 нче алып баручы

Таң әтәче кычкыра... тирә — юнне алтын нурларга төреп кояш чыга... кошлар сайрый... ара- тирә көтүгә чыгучы мал – туар мөгрәгәне ишетелә... юл читендәге бәбкә үләннәрендә чык ялтырый... челтер – челтер чишмә ага...кызлар чишмәдән йөгерә- йөгерә су ташый...аландыгы аллы – гөлле чәчәкләрдән нечкә билле бал кортлары бал җыя...көмеш айлы манарадан азан тавышы ишетелә... әнә, аргы очта чалгы кайрыйлар...

Җырларда җырлана, төшләргә кереп саташтыра торган туган як нәкъ шушындый була инде ул.

1 нче алып баручы

Уйна, дустым, гармуныңны уйна,

Сокландыр син туган халкыңны.

Сокландырып туган халкыңны

Йөрәгенә сал син ялкынны.

Уйна, дустым, гармуныңны уйна,

Чәчеп җибәр халкым моңнарын.

Дәртләндер син туган халкыбызның

Батыр кызларын hәм улларын.

Уйна, дустым, гармуныңны уйна,

Бөтен кеше сине яратсын.

Сине – безнең моңлы халкыбызның

Игелекле моңлы баласын.

(Баянда Алхәз Нуртдинов башкаруында халкыбыз көйләренә тезмә)

2 нче алып баручы

Күргәнегез бармы сылу кызлар

Кия торган татар камзулын?

Бизәгенә гүя сыйдырган ул

Бар тарихын илнең, бар моңын.

Буыннардан буыннарга күчә ,

Халкымның ул асыл киеме.

Билдәмәсен эләктереп куйсаң,

Бигрәк нечкә итә билеңне.

(Татар кызлары биюе башкарыла)

1 нче алып баручы

Татар җыры...татар моңы...

Бу ике сүз йөрәгеңә үтеп керер дә

Нурландырыр салкын күңелеңне,

Усаллыкның калмас кере дә.

Тыңла әле син бер татар көен,

Тыңла әле күзең ачылсын.

Күңелеңдә булган сагыш – моңнар

Татар җыры белән басылсын.

(“Чишмә” “Гармун сайлый бер егет” җырын башкара.)

2 нче алып баручы

Авылым – авылкаем!-

hәрчак уңышларга юлык.

Саекмасын тормыш казаның;

Туңган күңелләргә иман бирә,

Игелеккә hәм хөрлеккә өнди

Манарадан әйткән азаның.

Авылыбызның иң матур урынында кешеләргә иман, нур сибүче көмеш манаралы мәчет салынган. Һәр көнне моңлы азан яңгырый, авлыбыз кешеләре мәчеттә намаз укый, вәгазь тыңлый.

1 нче алып баручы

Мин яратам сине туган авылым

Әнием белән куеп янәшә.

Гүзәллегең, миллилегең җуймый

Яшә, туган авылым , гел яшә...

Һәр кешегә үзе туып үскән авыл матур да, кадерле дә, якын да. Әйе, авылыбызның табигате соклангыч, халкы уңган. Татарның саф теле, милли гореф – гадәте, йолалары яши монда. шушы асыл җәүhәрләрне сакласак, безнең буыннар өчен генә түгел, киләчәк буыннар өчен дә бай, милли мирас калыр иде.

(“Чишмә”, “Туган авылым ” җырын башкара)

Укытучы: Шуның белән кичәбез тәмам. Рәхмәт сезгә карап утыруыгыз, катнашуыгыз өчен.

Кулланылды:

  1. Балаларның үз авылыбыз турында бу темага җыйган материаллары.

  2. Шул исемдәге Г.Фарукшинаның эшкәртмәсе.(2\2010 “Татарстан укытучысы”) 

 

 

 

 

 

 

Представление

Туган ягы

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.